news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда боз һәм көчле яңгыр яуганны шаһитлар видеога төшергән

Бүген шәһәрнең Мәскәү районында боз яуды.

Казанда боз һәм көчле яңгыр яуганны шаһитлар видеога төшергән
Полина Шевчук

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда боз һәм көчле яңгыр явып киткәнне видеога төшергән. Алар әлеге кадрларны «Татар-информ»га бирде.

Бүген Казанда яшенле көчле яңгыр яуды. Шәһәрнең кайбер районнарында боз яуды. Видеодагы кадрлар Кәҗә бистәсе метро станциясеннән ерак түгел, Ленская һәм Серов урамнары чатында төшерелгән. Моннан тыш, бөтен шәһәрдә көчле җил булуы, көчле яңгыр явуы күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot