news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда - “Боз дәвере”

4–10 гыйнварда Казан Кремлендә урнашкан Татарстан табигать тарихы музее “Боз дәвере” дип аталган бәйрәм программасын тәкъдим итә

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 4–10 гыйнварда Казан Кремлендә урнашкан Татарстан табигать тарихы музее “Боз дәвере” дип аталган бәйрәм программасын тәкъдим итә. Кунакларны Юлбарыс, Динозавр, Кар кызы һәм Астролог музей залларына сәяхәткә чакырачак. Килгән кешеләргә алдан сораулар язылган анкета биреләчәк. Анкета сорауларына җавапларны заллардагы экспозицияләрне игътибар белән карагач кына табып булачак.
Билгеле булганча, “Боз дәвере” мультфильмында тиен тылсымлы чикләвек эзли. Музейда да тылсымлы чикләвекләрне табып, аларның эчендә нинди сюрприз булуын белеп була. Музейдан хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәмендә кунакларны чыршы янында Кыш бабай күчтәнәчләре көтә. Шунысы да үзенчәлекле: бәйрәм көннәрендә музейга билет бәяләре үзгәрешсез кала.



.

news_right_1
news_right_2
news_bot