Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ботулизм белән авырган соңгы пациентны реанимациядән чыгарганнар
Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе стационарында ботулизм белән авырган бер пациент калды. Кичә аны реанимациядән профильле бүлеккә чыгарганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдарак пациентта уңай динамика күзәтелә дип хәбәр ителгән иде.
Искәртеп үтик, республикада яшәүчеләр бу авыр чирне салат ашап йоктырды. Ботулизмга шикләнеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 19 кешегә җитте.
Ботулизм йоктырмас өчен Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе табиблары өйдә кышлыкка салатлар ясаганда бары тик рецепт буенча гына әзерләргә, аларга салына торган тоз һәм шикәр күләмен киметмәскә киңәш итә. Шулай ук консерва өчен кулланыла торган балык, ит, гөмбә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә яхшылап эшкәртергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз