news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесенең финалы башланып китте

Казанда Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесенең финалы башланып китте
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

26-27 мартта Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөтенроссия белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары конкурсының йомгаклау этабы уза. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Конкурс «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эш планы нигезендә үткәрелә. Бәйге 2007 елдан бирле уздырыла.

Конкурсның максаты – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләре һәм мәдәниятләре күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының абруен арттыру, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурсның читтән катнашу этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 69 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы катнашкан. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 туган татар теле укытучысы, 8 туган рус теле укытучысы, 7 туган чуваш теле укытучысы, 3 туган мари теле укытучысы, 3 туган удмурт теле укытучысы, 1 туган мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 12 туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы узды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100