Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөтенроссия Студентлар язында махсус хәрби операция турында фильм күрсәтелде
Казанда узган XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестиваленең «Медиа» юнәлешендәге катнашучылар өчен оештырылган белем бирү программасында Ольга Калединаның «Махсус хәрби операция геройлары очрашуы» дигән документаль фильмының махсус күрсәтүе булды.
«Мин яшьләрнең махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү тарихына битараф калмауларын теләдем. Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә үзләрен уңайлы тою, алар турында кайгыртуларын аңлау мөһим», – диде фильмның автордашларының берсе, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Беренче каналның яңалыклар хезмәте продюсеры һәм корреспонденты, Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты укытучысы Артем Тихонов.
«Махсус хәрби операция геройлары очрашуы» документаль фильмы Запорожье өлкәсендә төшерелгән, ул коткаруның, кеше рәхмәтенең һәм рух көченең чын тарихын сөйли. Сюжет үзәгендә – авыр яраланганнан соң, үзен коткарган күрше бүлекчә командирына шәхсән рәхмәт әйтергә хыялланучы сугышчы. Төшерү төркеме, бу очрашуны оештыру һәм ике геройның эчкерсез хисләрен теркәп калу өчен, алгы сызыкка юл тота.
Тихонов сүзләренә караганда, фильм чыкканнан соң, аларга дистәләгән сугышчылардан гаризалар килә башлаган, алар да үзләрен коткаручыны табарга һәм рәхмәт әйтергә теләгән.
Проект Президентның Мәдәни башлангычлар фонды тарафыннан ярдәм алды. Премьера Донецк, Луганск, Запорожьедагы мәктәпләрдә, хәрби бүлекчәләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук Мәскәүдәге «Россия» Милли үзәгендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз