news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

Казанда Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак
Фото: dumrt.ru

14 апрельдә Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, туташлар һәм хатын-кызлар арасында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә «Коръәнгә мәхәббәт белән» Бөтенроссия Коръән бәйгесен уздырачак. Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 100 дән артык кеше катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләрен БИА профессоры шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете Коръән-хафизә Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле юри бәя бирәчәк.

Конкурс 4 номинациядә узачак:

- Коръәннең 29 нчы һәм 30 нчы җүзен яттан белү («Татар Хафизә» проектында катнашучылар өчен генә);

- «Хәфтияк Шәриф»;

- 8 җүзне яттан белү;

- Тулы Коръәнне яттан белү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100