news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы узачак

Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә 28 марттан 5 апрельгә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атналыгы – балалар арасында укуны популярлаштыру буенча иң зур мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Татарстан өчен бу вакыйга аеруча әһәмиятле: төбәктә беренче тапкыр балалар китабы атналыгы 1946 елның 26 мартында уздырыла. 2026 елда программа РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук шагыйрә Агния Бартоның 120 еллыгына багышлана.

Акция кысаларында балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашулар планлаштырылган, алар арасында – Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Олеся Феоктистова һәм Вера Хәмидуллина. Катнашучылар авторлар белән аралаша һәм сораулар бирә алачак.

Моннан тыш, килүчеләр өчен классик һәм заманча балалар әдәбиятына багышланган тематик китап күргәзмәләре әзерләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot