news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көнен Яулык көне дип билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр

Кичә Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара узды. Очрашуда танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм «Halal market» хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрде. Очрашуда шулай ук күп балалы һәм азкеремле әниләр дә катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул татар-мөселман дөньясында хиҗаб сүзе тирәсендә бәхәс күптәннән барганын искәртте. Хатын-кызга бөркәнеп йөрү фарыз гамәл булуын һәм хиҗаб турында Коръәннең «Әл-Әхзаб» һәм «Нур» сүрәләрендә әйтелүен китерде. Биредә ул пәрдә сүзе белән телгә алынуын әйтеп узды.

«Яулык кию – мода гына түгел, ул Раббыбызның әмере, сөннәттә аның хәдисләре бихисап, сәхабәләрнең, зур галимнәрнең хатыннары берсе дә яулыксыз йөрмәгән. Безнең өчен бу җитәрлек дәлил булып тора. Яулык ул – хатын-кызларыбызның таҗы. Горурланып киегез, Раббыбыз сездән разый булсын!» – дип изге теләкләрен җиткерде ул.

Җыелган хатын-кызлар киләчәктә әлеге чараны Яулык көне яки Татар милли киемнәре кичәсе исеме белән үткәрү, яулык ябу турында җомга вәгазьләре уку, татар дин галимнәренең исемнәрен популярлаштыру турында тәкъдимнәр яңгырады.

Хиҗаб көне хатын-кызлар өчен төзелгән программа буенча дәвам итте: мөслимәләр өчен кием-салым җитештерүчеләрдән чыгышлар, яулык бәйләү, керамикага бизәк төшерү буенча буенча мастер-класслар, сәламәтлек, бизәнү, әйберләре, дару үләннәре һ.б. буенча белгеч киңәшләре яңгырады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100