news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөслимәләр очрашуы узачак

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөслимәләр очрашуы узачак
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

4 февральдә, Казанның «Туган авылым» милли-туристлык комплексында Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара - Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узачак.

Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм «Halal market» хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта мөхтәрәм кунаклар сыйфатында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган танылган адвокат Руслан Нагиев, шулай ук күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән әниләр катнашачак. Алар хиҗаб белән бәйле мәсьәләләрне дини һәм юридик яктан ачачак. Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина әлеге темага вәгазь сөйләр дип көтелә.

Программада – дару үләннәрен куллану, мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр сайлау темасына белгечләр чыгышлары, викториналар, керамикага бизәк төшерү буенча мастер-класслар.

Чарада катнашучылар өчен шулай ук хәләл ярминкә оештырыла: теләге булган һәркем хәләл продукция, мөселман киемнәре, балалар өчен китаплар, сувенирлар, бүләкләр, кулдан эшләнгән эшләнмәләр сатып ала алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100