news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәште

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәште
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Габдулла Кариев исемендә Татар дәүләт яшь тамашачы театр бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы булды. Аны конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов ачып җибәрде. Аннары сүзне ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алды. Ул исә Татарстан Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үз исеменнән сәламләде.

«Без елны «Туган авылым» комплексында «Каз өмәсе» ярминкәсе һәм мәдәни чара белән тәмамласак, шуның кысаларында хәзерге өченче ел рәттән конгрессның урындагы оешма җитәкчеләрен җыябыз. Очрашу вакытында гадәттәгечә бергәләп киңәшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Агымдагы ел йомгакларын барлаганда, без Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар, аннары Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән – Бөек Җиңүнең 80 һәм Тынычлык елына да нәтиҗәләр ясыйбыз. Шуннан соң сезгә, яшәгән җирлекләрегезнең милли яшәешендә дә актив булганыгызга рәхмәтләр белдерәм», – диде ул.

Шулай ук Шакиров киләсе елга планнар, брендка әверерлек бәйрәмнәр кирәклеген һәм мөһимлеген искәртте.

«Безнең киләсе ел – Татарстанда Тукай елы, буларак билгеле. Моны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында да билгеләп үтте. 2026нчы елда бөек Тукаебызның тууына – 140, ә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә 120 ел була. Һәрбер районның бренд дәрәҗәсендә милли бәйрәм чарасы булырга тиеш», – дип белдерде җитәкче.

Эшлекле чара лаеклыларны медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән дәвам итте. Ә танылган язучы, конгрессның Чаллыдагы җирле оешма җитәкчесе Факил Сафинга Милли Шура итеп сайлануы уңаеннан таныклык тапышырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot