Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчеләрен каршы алдылар
Бүген Бөтендөнья күчмә уеннарында катнашучылар Кыргызстаннан Казанга кайтты. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аларны махсус делегация каршы алды. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
ТР спорт министры Владимир Леонов барлык спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт белдерде.
«Безнең егетләр Россия җыелма командасы составында бик лаеклы чыгыш ясадылар. Бездә 7 алтын медаль, шуларның 5сен Татарстан Республикасы спортчылары яулады. Мин спортчыларга, тренерларга, бөтен административ һәм хөкемдарлар төркеменә рәхмәтлемен, алар Кыргызстанда турнирны оештыруда ярдәм иттеләр», – диде ул.
Татарстан спортчылары составында:
Аделя Макарова (армрестлинг) - сул һәм уң кул көрәшләрендә ике тапкыр чемпион.
Радик Сәлахов (көрәш») – абсолют үлчәү авырлыгында чемпион.
Ранис Гыйләҗетдинов («алыш» көрәше) – абсолют үлчәү авырлыгында җиңүче.
Илфат Миңнегалиев («алыш» көрәше) – 60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче.
2028 елда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын уздыру хокукы Татарстан Республикасына күчте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз