news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда укытучы блогерлар цифрлы киңлектә үз бурычлары турында фикер алыша

Казанда укытучы блогерлар цифрлы киңлектә үз бурычлары турында фикер алыша
https://mon.tatarstan.ru

Казанда 3-5 августта Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе форумы уза. Илнең 55 төбәгеннән 100 укытучы-блогер педагогның цифрлы киңлектәге миссиясе турында фикер алыша.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елында аның кыйммәтләрен һәм уңышлы тәҗрибәләрен цифрлы киңлектә нәтиҗәле тарату, остазларның медиапроектлары аша төбәкләр һәм милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган.

Бүген Казанның 146нчы лицеенда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең цифрлы мохиттә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда уртак алымнарын булдыру темасына семинар бара. Форумның максаты — 2026-2027 уку елы башланыр алдыннан Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе (ВСНП) әгъзаларының һөнәри осталыгын үстерү, шулай ук җәмгыятьтә мәгърифәтчелек эшен алып бару өчен нәтиҗәле алымнар булдыру.

Чарада катнашучыларга Россия Мәгариф министрлыгының Тышкы коммуникацияләр һәм референтура департаменты директоры урынбасары Анастасия Савченко мөрәҗәгать итте.

«Без Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелдык. Бу берләшмәне мәгариф системасы өчен ышанычлы терәк итеп күрәбез. Бүген педагог — белем бирүче генә түгел, ә интернет киңлегендә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыручы лидер да. Сез ышанычлы контент булдырасыз, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга өлеш кертәсез, хакыйкатькә туры килмәгән мәгълүматка каршы торасыз. Бу — безнең төп бурычыбыз», — диде Анастасия Савченко.

Үзәк федераль округның федераль координаторы, Мәскәү өлкәсенең мәктәп директоры урынбасары Андрей Чернецков әлеге берләшмәнең әһәмияте укытучыларның Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яңалыкларын җиткереп баруында икәнлеген искәртте.

«Аларның максаты – укучыларга, ата-аналарга, үз подписчикларына дөрес мәгълүмат җиткереп бару. Укытучы блогерлар үз постларында шәхси фикерләре белән дә уртаклаша. Алар шулай ук эш эзләүче укытучыларга да киңәшләрен бирә, укучылар белән дә элемтәләре ныгый», – дип саный Андрей Чернецков.

Аның сүзләренчә, хәтта укытучы булган чакта үз блогын алып барып, директор итеп билгеләнгәч тә, шул эшчәнлеген ташламаган, подписчиклары, укучылары белән дә гади булып кала белгән җитәкчеләр очрый.

«Ресурс» 146нчы лицей директоры Диләрә Кәримова илкүләм форумның быел беренче тапкыр Татарстанда узуын билгеләп үтте. «Мин, төбәк вәкиле буларак, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәхсән министр Илсур Гәрәй улы Һадиуллин ярдәме белән форумны Казанда үткәрергә тәкъдим иттем», – ди ул.

Диләрә Кәримова фикеренчә, укытучы-блогер – үзенчәлекле категория. Алар яхшы педагогик тәҗрибәгә генә түгел, блог алып бару өлкәсендә дә осталыкка ия булырга тиеш.

«Социаль челтәрләрдә сыйфатлы һәм файдалы контент булдырырга өйрәнергә кирәк. Кемдер моңа үз тырышлыгы белән ирешкән, ә кемдер махсус укулар үткән. Әйтик, «Машук» белем бирү үзәгендә күп кенә укыту сессияләре үткәрелде, «Сенеж» үзәгендә дә шундый ук программалар оештырылды. Берничә ел дәвамында бу юнәлештә системалы эш алып барыла. Укытучыларны җыялар, укыталар, аларга социаль челтәрләрдә үсәргә һәм файдалы, нәтиҗәле контент таратырга ярдәм итәләр», – дип сөйләде Диләрә Кәримова.

Аның сүзләренчә, бу безгә, беренче чиратта, Татарстандагы укытучы-блогерлар (хәзер безнең республикада аларның саны – якынча 300 кеше) Россиянең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алсын өчен кирәк. Башка төбәкләрнең уңышлы алымнарын өйрәнү мөмкинлеге дә бар.

«Боларның барысы да бу юнәлештә эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып барырга ярдәм итәчәк. Минемчә, форумда катнашучы Татарстанның иң актив ун остаз-мәгърифәтчесе дә файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алачак. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән чакырылган 100 укытучы-блогер составына керде», – дип белдерде лицей җитәкчесе.

  • Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе берничә ел элек Россия Мәгариф министрлыгы каршында оештырыла. Аның составына социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эше алып баручы, Россия мәгарифе турында сөйләүче һәм үзләренең педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашучы укытучы-блогерлар керә.
news_right_1
news_right_2
news_bot