news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ботаника һәм Ротор урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

Хәрәкәт чикләнү юл төзекләндерү һәм яңгыр канализациясе ясау эшләре белән бәйле.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Казанда 21 сентябрьгә кадәр Ботаника һәм Ротор урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнде. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында кабул ителде. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 сентябрьгә кадәр түбәндәге урыннарда хәрәкәт чикләнде:

Ботаника ур., Шаляпин урамыннан Родина урамына кадәр;

Ротор ур., Ботаника урамыннан Павлюхин урамына кадәр.

Хәрәкәт чикләнү юл төзекләндерү һәм яңгыр канализациясе ясау эшләре белән бәйле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100