Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Боровое Матюшино янында ир-ат боз астына төшеп китеп үлгән
Очраклы рәвештә шаһит булган хатын-кыз коткаручылар чакырган.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Боровое Матюшино янында Наратлыкта КХТИ лагере каршында 55 яшьлек ир-ат боз астына төшеп китеп үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Коткаручыларга очраклы рәвештә шаһит булган хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул ир-атның боз астына төшеп китүен күргән, әмма ярдәм итә алмаган. Иделдә боз бик юка булган.
Чакыру буенча 2 нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды водолазлары һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәлакәт урынына килгәннәр. Водолазлар ярдан 150 метр ераклыкта һәм өч метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапкан.
Хәзер экспертларга ир-атның боз астына төшеп китеп, туңып яки тончыгып үлүен ачыкларга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз