Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Борисково бистәсендә шәхси йорт яна
Янгын сүндерүчеләр магистраль линия үткәргәннәр һәм суны Кабан күленнән алалар.
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Казанда Борисково бистәсендә шәхси йорт яна. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шаһитларның шәхси секторда куе кара төтен чыгуы турындагы хәбәре бердәм 112 экстрен хезмәте номерына 15 сәгать 47 минутта алынган.
Ачыкланганча, Борисково бистәсендә шәхси агач йорт һәм йорт яны корылмалары яна. Урында Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Йорт эчендә кешеләр булу-булмавы әлегә билгесез.
Янгын сүндерүчеләр магистраль линия үткәргәннәр һәм суны Кабан күленнән алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз