news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бордюрга бәрелгән машинасын карарга чыккан йөртүчене икенче машина бәреп киткән

Бүген иртән М7 трассасының Яшел Үзән борылышында машина бордюрга килеп бәрелгән, йөртүче автомобильне карарга чыга һәм үзен дә бәрдереп китәләр.

Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, зыян күрүчене авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре эшли», - дип аңлаттылар Казан ЮХИДИ идарәсе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100