news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, Болгар һәм Зөя һәйкәлләрен популярлаштыру максатыннан, фотокүргәзмә ачылды

Акция республиканың мәдәният объектларын реставрацияләү эшләре башланганга 5 ел узуны билгеләп үтүгә багышлана

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Максим Кирилов). Кичә «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманы гамәлгә куюга һәм борынгы Болгар шәһәрлеге белән Зөя утрау-шәһәрлеге һәйкәлләрен реставрацияләү эшләре башланганга 5 ел булуны билгеләп үтүгә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Аны ачу тантанасында “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының туризм комитеты туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Артур Габдерәшитов катнашты.

ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды 5 еллык эшчәнлеге дәвамында борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеге һәйкәлләрен торгызу, реставрацияләү һәм реконструкцияләү, аларны популярлаштыру һәм халыкның төрле катламы өчен җәлеп итүчән итү өчен киңкүләмле эш башкарды.

Бүген Татарстанда эре сәүдә предприятиеләрендә мәдәният объектлары турында мәгълүмат стендлары урнаштырылган. Кичә туристларны җәлеп итү һәм биш ел дәвамында Болгар һәм Зөя һәйкәлләрен торгызу буена башкарылган эшләрне күрсәтү өчен фотокүргәзмәләр сериясенә старт бирелде, алар Казанның эре сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак.

Беренче күргәзмә ачылышында Лаеш махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернат-мәктәбеннән чакырылган балалар катнашты. Алар өчен борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеге тарихларын тикшерү буенча махсус викторина оештырылды.

“ТР Дәүләт Советының туризм комитеты мондый күргәзмәләр оештыруда ярдәм итә – алар сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр өчен викториналар үткәрү белән шөгыльләнә, - дип аңлатма бирде Татьяна Ларионова. Аның сүзләренә караганда, алдагы көннәрдә фотокүргәзмәләр 8 сәүдә үзәгендә ачылачак. - Акциянең тәмамлану срогы билгеләнми, фотографияләр стендлары, сәүдә үзәге җитәкчелеге күпме вакыт тоту кирәк дип саный, шулкадәр торачак. Моннан тыш, фотокүргәзмәләр үткәрү идеясен Казанның бер эре сәүдә үзәге җитәкчелеге тәкъдим иткән”, - дип ассызыклады түрә.


Шулай ук кичә тагын бер чарага старт бирелде – бер эре сәүдә челтәренең эре һәм вак кибетләрендә урнаштырылган мониторларда реставрацияләнгән мәдәният һәйкәлләре фотографияләре һәм борынгы Болгар шәһәрлеге белән Зөя утрау-шәһәрлеге турында мәгълүмат трансляцияләнә башлады.

“Без кешеләргә республикада нинди искиткеч тарихи һәйкәлләр булуы турында сөйләргә телибез. Аларны үз күзен белән күрү, үз кулларын белән тотып карарга кирәк, чөнки Болгарда һәм Зөядә кызыклы һәм эчтәлекле объектлар күп. Сәүдә үзәкләренә килүчеләр моңарчы күрмәгән мәдәни һәйкәлләрне күрә ала, ә алар белән таныш булучылар,соңгы еллардагы үзгәрешләрне күрәчәк”, - диде Т.Ларионова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100