news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Боинг" һәлакәтенә бер ел тулган көнне аэропорттан тимер юл вокзалына кадәр бушлай килеп булачак

Аэроэкспресстан 17 ноябрь көнне 8.00дән 13.00гә кадәр бушлай файдаланырга мөмкин

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 17 ноябрьдә, "Татарстан" авиакомпаниясенең "Боинг 737-500" самолеты һәлакәтенә бер ел тулган көндә, "Казан" халыкара аэропортында фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль стеллага чәчәкләр салыначак. 

Бу көнне "Аэроэкспресс" "Казан" аэропорты - "Казан" тимер юл вокзалы маршруты буенча бушлай йөри, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә. Иртәнге сәгать 8дән 13.00гә кадәр әлеге маршрутта бушлай йөреп була. Компаниядән хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәттән барлык пассажирлар да файдалана ала.

Искәртеп узабыз: узган ел 17 ноябрьдә һава юлы белән Мәскәүдән Казанга кайтучы "Boeing 737-500" самолеты, аэропортка төшкәндә, һәлакәткә юлыкты. Авиаһәлакәттә берьюлы  50 кешенең гомере өзелде...  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100