Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Боинг" авиаһәлакәте корбаннарының фамилияләре язылган мемориаль комплекс ачыла
Ул Казан аэропортының 2нче терминалы янында урнаштырылган
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда "Боинг" авиаһәлакәте корбаннарының фамилияләре язылган мемориаль комплекс ачыла. Истәлек тактасы Казан аэропортының 2нче терминалы янында урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бер авиакомпаниянең матбугат хезмәтеннән.
Искәртеп узабыз: 2013 елның 17 ноябрендә Казан аэропортында 44 пассажир утырган "Боинг" самолеты һәлакәткә юлыкты. Ул Мәскәүдән (Домодедово) Казанга U363 рейсы белән очкан. Авиалайнер "Татарстан" авиакомпаниясенеке иде. Самолет төшеп утырган вакытта һәлакәткә очрый.
Аэропорт территориясендә мемориаль комплекс төзү карары һәлакәттән соң берничә көн узгач кабул ителде һәм архитекторлар эшкә кереште. Күп санлы проектлар арасыннан шомартылган таштан чокып ясалган кара турыпочмаклык сайлап алынган. Истәлек тактасында һәлак булучыларның исемнәре һәм туган көннәре язылган.
Бүгенге көндә мемориальне төзү фикере тулысынча тормышка ашырылган. Ул киртәләп алынган. Бер яктан кечкенә капка куелган, аны ачкач мемориаль территориясенә эләгәсең. Тирә-юньгә чыршылар утыртылган. Әлегә мемориаль комплексы баннер белән томаланган, аны "Боинг" һәлакәткә очраган көн алдыннан - 16 ноябрьдә ачачаклар. Архитектура комплексын һәлак булучыларның туганнары иң беренче булып күрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз