news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар

Матәм митингында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда Боинг-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген «Казан» халыкара аэропортында матәм митингы узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә оештырылды. Чарага җыелган кешеләр фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр куйды.

Шунысын да искәртик: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә «Казан» халыкара аэропортында килеп чыкты. «Татарстан» авиакомпаниясенең Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырган вакытта һәлакәткә юлыкты. Мәскәүдән Казанга кайтып килгән барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде.

Әлеге факт буенча Дәүләтара авиация комитеты тарафыннан тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләренә таянып, очышларның иминлеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot