Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөгелмә хәрбиләренең балалары өчен йөзү буенча мастер-класс узды
Бөгелмә районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Казандагы «Ак Барс Арена» футбол стадионы территориясендәге гаилә бассейнында булды. Кунаклар өчен йөзү буенча физкультура-спорт дәресе үткәрелде.
Сәфәрне Бөгелмә районы мәгариф идарәсе оештырды. 17 бала өчен квалификацияле тренер мастер-класс үткәрде: ничек дөрес суларга, суда ятарга һәм чумарга кирәк икәнен күрсәтте. Балалар өчен бассейнга килү йөзәргә өйрәнү мөмкинлеге генә түгел, ә уңай хис-кичерешләргә бай бәйрәм көне булды.

Дәрестән соң балаларга «Ак Барс Арена» стадионын күрсәттеләр. Алар тренировкалар мәйданчыкларын һәм профессиональ спортчыларның чишенү бүлмәләрен күрә алды.
Очрашу җылы дустанә атмосферада тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары өчен төп бурыч – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру.
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз