news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөекбритания Королевасы алдында чыгыш ясаган «Горец» бию ансамбле Казанда концерт куйды

Бөекбритания Королевасы алдында чыгыш ясаган «Горец» бию ансамбле Казанда концерт куйды
Зилә Мөбәрәкшина

Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Владикавказ шәһәре Горский дәүләт аграр университетының «Горец» ансамбле чыгыш ясады. 1992 елда ансамбльнең чыгышын Бөекбритания Королевасы – Елизавета II дә караган булган, ул вакытта концертның трансляциясен BBC телеканалыннан күрсәткәннәр.

«Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә педагог һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм "Татар ядкярләре" халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге инициативасы белән Горский аграр университетның "Горец" дип исемләнгән бию ансамблен чакырдык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова.

«Горец» бию ансамбле Казанга беренче тапкыр килгән. «Башкаланы бик ошаттылар. Осетиядә яшәүче Кавказ халыкларының фольклор биюләренә бәйле остаханә булды, алар биергә өйрәтте, теге яки бу хәрәкәтләргә аңлатма бирде», - диде ул.

«Мәсәлән, осетиннарда егет белән кыз биегәндә егет кызга бары тик уң яктан гына якын килергә тиеш. Йөрәк ягыннан килсә, кызның ата - анасын, нәселен, кызның үзен хөрмәт итмәү була. Кызлар уч төбен күрсәтергә тиеш түгел. Егетләргә кызларның кулын тотарга ярамый. Алар хатын-кызларны бик хөрмәт итә, ул каннарына сеңгән. Репетицияләрен карап тордым, искиткеч! Аларның мөмкинлекләренә шаккатасың», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Ансамбль Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә кызлар биюе, таулы бию, абхаз биюе, шәрык биюе, кинжаллар, кылыч белән бию, осетин туй биюе, хонга кафт, «Гандагаи» биюе һ.б. номерлар тәкъдим итте. Ансамбль программасы борынгы осетин бию фольклоры һәм музыкасы нигезендә төзелгән. Ансамбль репертуарында шулай ук Кавказның башка халыклары биюләре дә бар (рус, грузин, абхаз, аджар).

«Горец» ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстер Юрий Алборов биюләрнең кабатланмавын, костюмнарның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. «Казан халкына без төрле чорлардагы халкыбызның бию үрнәкләрен күрсәттек. Сәнгать җитәкчесен мин рәссам белән чагыштырыр идем. Ул эзләнә, халык кичергән вакыйгаларны торгыза. Безнең халыкның тарихы бик борынгы, скифлар турында әле борынгы грек тарихчысы Геродот язып калдырган булган», - диде ул.

Юрий Алборов осетин халкының киенү рәвешен, гореф-гадәтләрен, холык-фигылен белү, эзләү – энә белән кое казу кебек дип бәяли. «Үзеңнең күзаллавыңны кертәсең дә, шуны тамашачыга тәкъдим итәсең. Осетиядә биюне аңлыйлар, яраталар. Ә инде биюне яратучылар «Горец» ансамбленең тугры тамашачысына әйләнә. Ул безнең геннарда бар, күрәсең. Кемдер артыннан кабатлау – бик җиңел, биюләрне үзеңә уйлап табуы бик кыен эш. Моның өчен син тамашачыларны җәлеп итә белергә тиеш һәм без моңа ирешә алдык», - диде ул.

Концертта Казан федераль университетының Татар халык хоры солистлары – «Былбыл» ансамбле дә (хорның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин) чыгыш ясады.

  • Ансамбль 1961 елда Владикавказ шәһәре Горский дәүләт аграр университетында оештырыла. Ансамбль составында - университет студентлары һәм чыгарылыш укучылары. Югары дәрәҗәдә башкару осталыгы өчен «Горец» ансамбле «республиканың атказанган коллективы» исеменә лаек була. «Горец» ансамбле осетин хореографиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итә һәм үстерә, сәнгать теле белән тамашачыларга халык көнкүреше күренешләре, традицияләре һәм осетин халкының рухи тормышы байлыгы турында сөйли.
  • Атказанган ансамбль Бөекбритания Королевасы Елизавета II алдында чыгыш ясый, күп кенә халыкара, бөтенсоюз һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. 1981, 1987 һәм 1989 елларда өч тапкыр Халыкара конкурс лауреаты, «Зволенская фуяра» фестиваленең Гран-при иясе (Чехословакия). 1990 елда Төньяк Осетия Республикасы - Аланиянең халык артисты Юрий Алборов сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстер итеп билгеләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100