news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 алмагач утырттылар

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 алмагач утырттылар
Фото: © «Татар-информ»

Казанның Җиңү Паркында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Маковецкий сортлы 80 декоратив алмагач утыртылды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Оештыручылар аңлатканча, утыртылган үсентеләр саны 1945 елда Җиңүдән соң узган 80 елны символлаштыра.

«Без бирегә Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү өчен килдек. Минем моңарчы беркайчан да агач утыртканым юк иде. Бу вакыйга минем өчен аеруча әһәмияткә ия. Бүгенге көндә Мамадышта яшәүче бабам да сугыш ветераны. Әлеге чарада катнашу минем өчен аның хезмәтенә хөрмәт күрсәтү ысулы булып тора», - дип уртаклашты халыкара акциядә катнашучы Тимур.

Акциядә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитетының республика структуралары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Моннан тыш, Юнармия, Яшь Гвардия вәкилләре, Җиңү волонтерлары һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы да кушылды.

«Мин җиңүгә өлеш керткән һәркемгә, шулай ук заводларда хезмәт куйган тыл ветераннарына рәхмәт белдерәсем килә. Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре, һәм безнең иксез-чиксез Туган илебездә дошман тылында зур хезмәт батырлыгы күрсәтелде. Без бу бәйрәмгә бөтен Казан белән әзерләнәбез һәм ул барыбызны да: балаларны, яшьләрне һәм өлкән буынны — барлык кадерле казанлыларны берләштерер, дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте халыкара акциядә Казан мэры Илсур Метшин.

«Хәтер бакчасы» акциясе 2020 елда үткәрелә башлады һәм илебезне саклаган каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән күркәм традициягә әйләнеп өлгерде. Агач утырту мәхәббәт, тынычлык һәм иҗат символына әверелде. Проект 2020 елда Ржев мемориалы янында истәлекле агач утырткан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен «сад-памяти рф» сайтына керергә, үз төбәгеңне сайларга һәм якындагы урында теркәлергә кирәк. Оештыручылар кирәкле инвентарь һәм үсентеләр белән тәэмин итә. Моннан тыш, мөстәкыйль рәвештә агач утыртырга һәм аның координаталарын теркәргә була.

Исегезгә төшерик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

Рабия Мамедова, Кира Шаталина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100