news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль экспозиция ачыла

Казанда 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Бөек Ватан сугышы тарихыннан бер көн» виртуаль күргәзмәсе ачылачак. Татарстан Республикасы дәүләт архивының интернет мәйданчыкларында сугыш башланган елларда Казанга һәм Татарстанга багышланган 7 язма тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Күргәзмәнең төп темасы Бөек Ватан сугышы чорында Казан һәм Татарстан тормышы булачак. Күргәзмәдә Татарстанның биш районы архивларыннан материаллар тәкъдим ителәчәк. Лаеш, Зәй, Теләче районнары һәм Чаллы шәһәре вакыйга шаһитлары фотографияләре, документлары, хатлары һәм истәлекләре белән уртаклашачаклар. Төп материалларны ТР архив эше буенча дәүләт комитеты тапшырачак, җитештерү предприятиеләре һәм авиация документларына басым ясалачак.

Материалларны ТР архив эше буенча дәүләт комитетының дүрт электрон платформасында күрергә була: рәсми сайтта, ВКонтакте төркемендә, Одноклассники социаль челтәрендә һәм телеграм-каналда.

news_right_1
news_right_2
news_bot