Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парад башланды
Казанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парад башланды. Иң элек, мәйданга Россия Федерациясе һәм Татарстан Републикасы дәүләт флаглары, Җиңү Байрагы чыгарылды.
Бөек Ватан сугышы елларында 700 мең татарстанлы ил сагына басты, яртысы әйләнеп кайтмаган. Гомерләрен киләчәк бәрабәренә корбан иткән.
Казанга 70ләп предприятие эвакуацияләнгән, шул рәвешле, Татарстан ышанычлы тыл үзәге булган.
Меңъеллык мәйданында иҗтимагый оешмаларның патриотик юнәлешле күргәзмәсе оештырылган. Быел тарихи һәм заманча хәрби техника йөреше булмаячак, барлык техника көне буе мәйданда торачак.
Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның 1017 тол калган хатыны яши. Безнең арада сугыш михнәтләре шаһитләре – 92 фронтовик гомер кичерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз