Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уза: Совет халкы батырлыгы беркайчан онытылмаячак!
Бүген илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 81 ел тулу билгеләп үтелә. Татарстанда көн дәвамында 9 Майга багышланган бәйрәм чаралары уза. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар чакырылган.
Иртән беренче чаралардан республика җитәкчелегенең Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү Паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакярлеге мемориалларына чәчәкләр салуын әйтеп узарга кирәк.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче солдат» монументына чәчәкләр салды.
Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы каһарманнарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искә алды. Алар һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Алга таба Меңъеллык мәйданында тантаналы парад башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев парадка ретро автомобильдә килгән иде. Машинаның тәрәзә пыяласында Рөстәм Миңнехановның әтисенең бертуган абыйсы Галимҗан Миңнеханов фотосурәте куелган. Ул 1941 елның декабрендә Мәскәүне яклаганда һәлак була.
Мәйданга Россия Федерациясе һәм Татарстан Републикасы дәүләт флаглары, Җиңү Байрагы чыгарылды. Мәскәүдән Кызыл мәйданнан парад барышы да күрсәтелде. Видеоэлемтә аша казанлылар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышын тыңлады.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Илбашы совет солдатының Европа халыклары азатлыгы хакына зур югалтулар кичергәнен билгеләп узды. «Бөек Җиңүче буынга рәхмәт! Ватан турында кайгыртучанлык илебезне, бөтен Россия халкын берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында хәтер саклау, Геройларны хөрмәтләү – безнең өчен зур мәртәбә», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.
«Совет халкы үз илен һәм дөньяны коткарып, тоталь явызлыкка нокта куйды. Безнең солдат ныклык, тотрыклык, чыдамлык үрнәге булды һәм моның өчен җиңү данына иреште. Совет халкы үз иленең азатлыгы өчен каршы тора алды, Германия алдында капитуляциягә дучар булган дәүләтләргә суверенитетны кайтара алды», – диде Россия Президенты.
Владимир Путин билгеләп узганча, Гитлер Германиясе Советлар Союзы халыкларының геноцидын планлаштырган булса да, алар совет халкының нык холкын, ихтыяр көчен, какшамас рухын исәпкә алмаган. «Бу сыйфатлар Ватан өчен иң авыр минутларда чагылыш таба. Безнең халык дошманга каршы дивар кебек басты», – дип белдерде Путин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ватанга тугрылык миллионлаган кешеләрне берләштерергә сәләтле көч булуын күрсәтте. Җиңү һәрвакыт безнең якта булды һәм булачак», – диде РФ Президенты һәм сугыш Геройларына һәм яудан кайтмаган батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Алга таба татарстанлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. «Мөхтәрәм ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, парадта катнашучылар, татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 ел белән котлыйм. Буыннар алмашына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан ел бу датаның тарихи әһәмиятен, бабаларыбызның каһарманлыгы кадерен аңлыйбыз. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, шуңа безгә җиңү шулай кадерле», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ул Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткәнен, яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаганын билгеләп узды. «Аларның тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Татарстанлылар җиңү өчен барысын да бирде, фронтта гына түгел, тылда, предприятиеләрдә, кырларда хезмәт итте, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Без ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы алдында баш иябез. Безгә азатлык биргәннәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Совет халкы батырлыгы беркайчан онытылмаячак!» – диде республика Рәисе.
Ул каһарманлык, җиңүче буынның какшаусыз рухы махсус хәрби операциядә каташучылар өчен өлге булып торуын ассызыклады. «Безнең хәрбиләр илне саклау буенча изге бурычын дәвам итә. Без ышанабыз: җиңү безнең якта булачак. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бүгенге парадта Россия Федерациясе, Татарстанның дәүләт гимннарын Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина башкарды.
Аннары мәйданга автомобильләрдә Казан Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесы башлыгы Виталий Герасимов һәм полковник Виталий Савин чыкты һәм генерал-лейтенантка парадны башлап җибәрүгә әзерлек турында җиткерде. Тантаналы парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, махсус хәрби хәрәкәт ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, вузларның хәрби кафера студентлары, «Беренчеләр хәрәкәте»нә керүче укучылар тантаналы йөрештә катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Меңъеллык мәйданында иҗтимагый оешмаларның патриотик юнәлешле күргәзмәсе оештырылган. Быел тарихи һәм заманча хәрби техника йөрмәде, барлык техника көне буе мәйданда тора.
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәме Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза. Сугыш елларында Казанга 70ләп предприятие эвакуацияләнгән, шул рәвешле, Татарстан ышанычлы тыл үзәге булган. Аларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен гәүдәләндереп, Казан һәм Татарстан предприятиеләренең хезмәт коллективлары сафларга тезелеп чыкты.
Төштән соң «Үлемсез полк» йөреше оештырылды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Үлемсез полк»та 130 меңләп татарстанлы катнашкан.
Кичке 19:00 сәгатьтә бәйрәм концерты була. «Поющая Казань» акциясендә «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, 9 майда Бауман урамында 81 ел элек оештырылган Җиңү Көнен бәйрәм итү реконструкциясе үтәчәк.
22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты аттырыла. Аны Казансу яр буйларыннан күзәтеп булачак. Салюттан соң халык өйләренә кайта алсын өчен махсус җәмәгать транспорты белән тәэмин ителәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз