news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы парад башланды

Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Тантананы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, килгән кунаклар күзәтә.

Мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Җәмәгатьчелек оркестр башкаруында флагларны аягүрә каршы алды. Аларны Казан югары танк училищесының иң яхшы курсантлары тотып чыкты.

Тантананы алып баручы Идел Кыямов Казанның Хезмәт батырлыгы шәһәре мактаулы исемен йөрткәнен искәртте. Казан сугыш елларында продукцияне өзлексез җитештереп торганын, Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәнен билгеләп узды.

Парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителә.

  • Татарстаннан 700 мең кеше Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка киткән. 378 мең кеше хәбәрсез югалган булып санала. 353 кеше - РФ Геройлары, 185се - Татарстаннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100