Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан геройларга яңа һәйкәлләр ачылачак
Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә зур эш алып барыла. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәр Думасы сессиясендә шулай дип белдерде.
Шәһәрдә 119 урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә, сугыш вакыйгалары белән бәйле 190 истәлекле һәм мемориаль корылма урнаштырылган. Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан барлык һәйкәлләрне тәртипкә китерәчәкләр, шулай ук яңаларын ачу да күздә тотыла. Фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәле, хәрби тарихчы, армия генералы Мәхмүт Гәрәев бюсты һәм Советлар Союзы Герое Георгий Мосолов хөрмәтенә куелачак мемориаль такта - шундыйлардан.
Мәктәп музейларына да аерым игътибар бирелә. Казанда 168 мәктәп музее исәпләнә, шуларның 46сы - хәрби-патриотик юнәлештә, ә 89ында сугыш геройлары турында экспозицияләр бар. Соңгы ун елда ун мәктәпкә Советлар Союзы һәм Россия Геройлары исеме бирелгән.
6740 мәктәп укучысын берләштергән яшь армия хәрәкәте актив үсеш кичерә. Патриотик тәрбия эшендә «Алдынгылар хәрәкәте» дә актив катнаша.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Моннан тыш, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз