news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби парад башланды

Бу минутларда Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби парад башланды.

Бирегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобильдә килде, машинаның тәрәзәсенә аның туган абыйсы Галимҗан Миңнехановның портреты беркетелгән. Парадта шулай ук республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Тантана башында Казанның Хезмәт батырлыгы шәһәре икәне искәртелде. Аннан соң мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. 

Парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100