Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда BMW һәм «Лада» бәрелешүе аркасында дүрт кеше зыян күргән
Казанда BMW һәм «Лада Гранта» җиңел машиналарының бәрелешүе нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Батталовлар урамындагы 1 нче йорттан ерак түгел булган. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе, сулга борылып, каршы юнәлештә барган BMW йөртүчесенә юл бирмәгән. Бәрелү аркасында ике машина да тротуарга, аннары газонга оча.
Һәлакәт нәтиҗәсендә ике җиңел машина йөртүчеләре һәм пассажирлары зыян күргән. BMW салонында 20 яшьлек пассажир булган, ә «Лада» да – 29 яшьлек пассажир.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз