Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бизнес вәкилләре коронавирустан дәвалаучы табибларга ярдәм итә
Кунакханәләр үзләрендә бушлай яшәтә, азык белән тәэмин итә, башка компанияләр төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итә.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда бизнес вәкилләре коронавирустан дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә ярдәм итә. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде.
Ул хәйрия оешмалары, бизнес берләшмәләренең битараф калмыйча, медицина хезмәткәрләренә, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүе турында сөйләде. Табиблар өйләренә кайтып, гаиләләрен куркыныч астына куймасын өчен, кунакханәләр бушлай үзләрендә кабул итә.
«Сөләйман палас» беренчеләрдән булып табибларга 650 урын оештырган. «Ногай» кунакханәсе медицина хезмәткәрләренә бушлай урыннар бирергә әзер. «Олимп» кунахканәсе 18 табибка номерлар гына биреп калмыйча, Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә көн саен медперсонал өчен 120дән артык бушлай төшке аш җибәрә», — диде Рөстәм Гафаров.
Ул «Катык» рестораны Пасха алдыннан 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары өчен куличлар әзерләнгәнен әйтте. «Хинкальная», Hemingway рестораннары да табибларга ризык белән тәэмин итүдә үз өлешен кертте, — диде. «ТАИФ», «Нэфис Косметикс», «Сетевая компания», «Ашан», «Татспиртпром» кебек компанияләр табибларны эчә торган су, махсус кием, антисептиклар, саклаучы чаралар белән тәэмин иткән.
Төзелеш компанияләре ярдәме белән медицина оешмаларында ремонт эшләре тиз башкарылган. Хастаханәләрдә ятак урыннар саны шул рәвешле арткан. Берничә компания лаборатор анализаторларны көйләү һәм медицина хезмәткәрләренең иммунопрофилактикасын үз өстенә алган. «Икеа» компаниясе медицина учреждениеләре өчен бушлай җиһаз һәм урын-җир җәймәләре тәкъдим иткән.
«Хәйрия фондлары да читтә калмаган. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне төн куну урыннары, кайнар ризык, кием белән тәэмин иткәннәр. Аеруча "Ярдәм" фондын билгеләп үтәсе килә. Күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга „Бәхетле“, „Казан экспресс“ компанияләре ризык белән ярдәм иткән», — диде Рөстәм Гафаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз