Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бию спорты буенча “Идел буе Кубогы” ярышлары узачак
Татарстанны 274 пар тәкъдим итәчәк
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 22 нче мартта Казанда “Олимпиец” спорт комплексы базасында бию спорты буенча “Идел буе Кубогы” бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Паркетка Россиянең 9 төбәгеннән 800 дән артык спортчы чыгачак. Республика данын 274 пар яклаячак. Катнашучылар 13 яшь категориясендә көч сынашып, Ауропа һәм Латин Америкасы программасын күрсәтәчәк.
Ярышларның ачылыш тантанасы 22 нче мартта узачак, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз