news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бию спорты буенча халыкара турнир узачак

"Ак Барс" Көрәш сараенда бию спорты буенча "Казан Кремле Кубогы 2018" халыкара турниры була.

Казанда бию спорты буенча халыкара турнир узачак
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). 29-30 сентябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" Көрәш сарае мәйданчыгында бию спорты буенча "Казан Кремле Кубогы 2018" халыкара турниры узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2005 елдан турнир халыкара статуска ия булды. Чираттагы кубок ярышларында Россия, Литва, Белоруссия, Латвия, Эстония, Испания, Казахстан, Германия һәм Черногориядән 1500 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Алар 44 дисциплинада җиңү өчен көрәшәчәк (Европа бию программасы, Латин Америкасы программасы һәм төрле яшь төркемнәрендә ике төр ярыш программасы – 5тән 35 яшькә кадәр).

Ярышлар программасы (сайлап алу турлары) 9: 00 сәгатьтә башлана.

Ачылу тантанасы 29 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә планлаштырылган 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100