news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Бию көрәше» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итәләр

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләренең алтынчы сезонын йомгаклау вакыйгасына – «Бию көрәше» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Бию бәйгесендә үзеңне күрсәтергә һәм талантлы көндәшләр белән көч сынашырга гаризаны konkurskazan@mail.ru электрон почтасына 10 августка кадәр җибәрергә мөмкин.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга була.Моннан тыш, конкурста «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларының берсендә иң оста биеп күрсәтүче дә катнаша ала.

Турнир финалы 27 августта узачак. Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләячәк, шулай ук тамашачыларның тавышлары да исәпкә алыначак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының алтынчы сезоны 4 июньдә башланып китте. Дәресләр атна саен, һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр бинасы (Һади Такташ ур., 74) артындагы мәйданчыкта уза.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot