news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бишбалта буасына исем бирүгә багышланган сораштырулар башланды

Әлеге географик объект Казансу елгасының борылма урыны яисә Казансу елгасының иске үзәне буларак билгеле

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Киров районындагы җир биләмәләре чикләрендәге Бишбалта буасына халык арасында исем сайлауга багышланган сораштыру башланды.

Әлеге географик объект Казансу елгасының борылма урыны яисә Казансу елгасының иске үзәне буларак билгеле. “Бишбалта буасы”на исем сайлау Казан адмиралтиясенең Петр I указы белән 1718 елда расланган тарихи урнашуы белән аңлатыла. Географик объектка яңа исем бирү инициативасы белән Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясе барышында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте вәкиле чыгыш ясады. Депутатлар географик объектка “Бишбалта буасы - пруд Адмиралтейский” исеме бирү идеясен хуплады. Әлеге мәсьәләдә соңгы карарны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кабул итәчәк.

Бүгенгә “Институт Казгражданпроект” ААҖ тарафыннан әзерләнгән “Казансу елгасының иске үзәне һәм Бишбалта бистәсе” территориясен планлаштыру проекты расланган. Проектның төп элементларыннан берсе – Казансу елгасының борылма урынын экологик тернәкләндерү. Ул чараларны “2012-2020 елларда РФ Су хуҗалыгы комплексын үстерү” программасына кертү өчен географик объект турындагы мәгълүматны ТР Территориясендә географик объектлар исемлеге дәүләт каталогында чагылдырырга кирәк. Тавыш бирү өчен Казан мэриясе порталына керергә кирәк, дип игълан итте мэриянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot