news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре" дигән китап чыкты

Басмада Бишбалта бистәсендә хәзергә кадәр сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре бар.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре А.М. Гайнетдиновның "Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре" дип аталган фәнни хезмәте дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе хәбәр итте.

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Бишбалта бистәсендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелгән. XIX гасырдан алып 1933 елга хәтле куелган 25 кабер ташы исәпкә алынган.

Әлеге хезмәт татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot