news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш яшьлек бала һәм аның әтисе ис газы белән агуланган

Кызны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, әти кеше хастаханәгә ятудан баш тарткан.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Узган төндә Казанда биш яшьлек бала һәм аның әтисе йоклаганда ис газы белән агуланган. Кызны хастаханәгә китергәннәр. Баланың атасы хастаханәгә ятудан баш тарткан. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Бүген 0.56 сәгатьтә Казанның Яңа Сосновка бистәсендәге Беренче Молдавия урамындагы бер йортта ике кеше ис газы белән агуланган. Шул хакта  хәбәр 112 номерына килде", - диделәр ведомствода.

Урынга килеп җиткән табиблар 33 яшьлек ир-ат һәм аның биш яшьлек кызына ярдәм күрсәткән. Балага уртача катлаулылыкта агуланган дигән диагноз куйганнар. Аны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ир-ат хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100