Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда биш мәйданчыкта Бөтенроссия хокукый диктант язачаклар
Акция РФ Конституциясенең 25 еллыгына багышлап үткәрелә.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 декабрьдә, Казанда биш мәйданчыкта II Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант язачаклар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
12.00 сәгатьтә Казан федераль университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Россия дәүләт гадел хөкем академиясенең Казандагы филиалы, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казандагы филиалы һәм ТИСБИ Идарә университетында мәйданчыклар ачыла. Акциядә 14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала.
Моннан тыш, диктантны юрдиктант.рф сайтында онлайн режимда да язарга була. 10 декабрьдә 12.00 сәгатькә кадәр әлеге режимда үз белемеңне тикшерергә мөмкин.
Акция РФ Конституциясенең 25 еллыгына багышлап үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз