news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш мәктәп карантинга ябылган

Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.

Казанда биш мәктәп карантинга ябылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ“). Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында биш мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берничә уку йортының 20 классында укуны вакытлыча туктаттылар: Вахитов районының 18 нче мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71 нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121 нче лицеенда.

Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot