Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда биш катлы йорттагы бер фатирда янгын чыккан, ике кешене коткарганнар
Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Космонавтлар урамындагы 4нче йортта янгын бүген 17.47 сәгатьтә чыккан. 101 янгын сагы номерына ялкын телләренең фатир, шулай ук 2 һәм 3нче катлардагы щитны ялмап алуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 11 кеше урамга чыгып өлгерә. Ут белән көрәшүчеләр, фатирны ачып, ике кешене коткара. Күршедәге фатирдан шулай ук ике кешене (берсе – бала) урамга алып чыгалар.
18.21 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз