Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда биш катлы йортта янгында ике кеше зыян күргән
Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне табибларга тапшырган.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Казанда биш катлы йортта янгында ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтләрнең 112 номерына янгын турындагы хәбәр 10.10 сәгатьтә килгән.
Һәлакәт урынына “Тасма”да аерым посттагы янгын сүндерүчеләр, 3нче һәм 4нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Ачыкланганча, Восстание урамындагы 111нче биш катлы “хрущевка” янган.
Янгын 5 кв.метр мәйданга зыян салган.
Янгын сүндерүчеләр фатирдан ике зыян күрүчене алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз