news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 15 кеше эвакуацияләгәннәр

Янгын бүген иртән Шамил Усманов урамындагы йортның бер фатирында булган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йортта янгын чыккан. Шул сәбәпле 15 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Шамил Усманов урамындагы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урынга килгән коткаручылар  фатирда янгынны туктатты. Анда дүрт квадрат метр мәйданда җиһаз янды», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын чыгу аркасында йорт подъездына төтен тулган. Янгын сүндерүчеләр югары катларда яшәүче 15 кешене йорттан алып чыккан. Зыян күрүче кешеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot