news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта ут капкан фатирдан өч кешене коткарганнар

Янгын бүген иртән Авангард урамындагы 90/48нче йортта чыккан.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Авангард урамындагы биш катлы йортта ут капкан фатирдан махсус битлекләр ярдәмендә өч кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 10.07 сәгатьтә 112 бердәм номерына Авангард урамында урнашкан биш катлы йортның өченче катындагы бер фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч өченче каттагы йокы бүлмәсен ялкын телләре ялмап алуына, йортның коридорлары һәм баскыч мәйданчыгы куе төтен белән тулуына игътибар итә.

Ут белән көрәшүчеләр йорт хуҗасын коткару битлеге ярдәмендә урамга алып чыгып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырган. Моннан тыш, өске катларда яшәүче тагын ике кешене коткарганнар.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot