news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта газ исенә агуланган ике кешене хастаханәгә озатканнар

68 яшьлек хатын-кызны һәм 30 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йортта газ исенә агуланган ике кешене хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Интернациональ урамындагы 9нчы йортта газ исенә ике кеше агулануы турында кичә, 18.24 сәгатьтә хәбәр килгән.

68 яшьлек хатын-кызны һәм 30 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot