news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз вафат булган

Янгынның сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Идел буе районында килеп чыккан янгында 52 яшьлек хатын-кыз вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итте.

Янгын Сыртланова урамының 9 йортында бишкатлы йортның беренче катында ике бүлмәле фатирда төн уртасында башланган.

2 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр хатын-кыз гәүдәсен табып ала.

Янгынның сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot