news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йортта бер ир-ат һәм бала ис газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл кичә кич Рихард Зорге урамындагы 63нче йортта булган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Рихард Зорге урамындагы 63нче йортта 49 яшьлек ир-ат һәм 7 яшьлек малай ис газы белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке уннар тирәсендә биш катлы йорттагы фатирда ике кеше ис газы белән агулануы хакында хәбәр иткәннәр.

«Җиңелчә дәрәҗәдә ис газы белән агулану» диагнозы куелган кешеләрне хастаханәгә озатканнар.

Хәзер гадәттән тыш хәлнең сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot