Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда биш катлы йортның төтен белән тулган подъездыннан биш кешене коткарганнар
Ис газы белән агуланган 33 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр биш катлы йортның төтен белән тулган подъездыннан биш кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген 3.05 сәгатьтә 112 бердәм номерына Даурия урамындагы 9нчы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килде», - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән 6нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре биш катлы йортның өченче катындагы бер фатирда мебель януын ачыклаган. Подъездга куе ачы төтен тулган.
Ут белән көрәшүчеләр махсус битлекләр киеп кереп, йорттан биш кешене урамга алып чыккан. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ис газы белән агуланган кешене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Ут электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз