news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары янган

Янгын Кызыл Позиция урамындагы 11нче йортта булган.

Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары янган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары януын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә кичә кич белән Кызыл Позиция урамындагы биш катлы 11нче йортның подъезд тамбурында ике бала коляскасы янганлыгын хәбәр итте.

Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Белгечләр янгын сәбәбен ачыклый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot