Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда биш катлы йорттагы фатирда газ шартлаган
Әлеге йортта яшәүчеләрне эвакуациялиләр.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханым биш катлы фатирда газ шартлау аркасында зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 6.40 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 Волгоград урамы буенча урнашкан 19нчы номерлы биш катлы торак йортта газ шартлавы турында хәбәр килде.
Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре чыкты. Фатирларның берсендә көнкүреш газы шартлавы ачыкланды.
Фатир хуҗасы зыян күргән.
Йортта ярыклар барлыкка килде, аның торышын комиссия бәяләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз