news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда биш айда 6208 сабый дөньяга килә
“Бүген республикада һәм Казаныбызда медицина өчен күп эшләнә. Шул ук вакытта без югары медицина технологияләре турында гына түгел, ә абортлар санын киметү турында да уйларга тиеш”, - дип са
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Бүген республикада һәм Казаныбызда медицина өчен күп эшләнә. Шул ук вакытта без югары медицина технологияләре турында гына түгел, ә абортлар санын киметү турында да уйларга тиеш. Кызганычка, мин белгечләрдән коточкыч саннар ишеттем. Россиядә яңа туган 1 миллион 400 мең балага 1 миллион 800 мең аборт туры килә. Казанда хәл бераз яхшырак: яңа туган 14 мең 900 балага 5 мең аборт санала. Әмма бу да - безнең өчен куркыныч сан”, - дип белдерде бүген журналистларга Казан мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренә караганда, бүген хөкүмәт бала төшертүләрне кисәтү, нәниләр гомерен саклап калу турында уйларга тиеш. Бу нисбәттән мэрия республика җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр белән чыгарга җыена.
Ничек кенә булмасын, яңа туган балалар саны арту буенча Казан алга китә. Быелның биш аенда гына башкалада 6208 сабый дөньяга килгән. Узган елның беренче биш аенда бу сан 5824не тәшкил иткән. Димәк, быел 384кә күбрәк бала туган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot